2019 елның 6 мартында Пенсия фонды идарәсендә (яңа шәһәр, 32/17) 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр "Йөрәктән йөрәккә" традицион хәйрия ярминкәсе узачак.
Чараны Россия Пенсия фонды идарәсе ярдәме белән «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге оештыра.
Ярминкә программасы кул эшләре һәм «Россия Пенсионерлар берлеге» активистлары, «Кружевница»хатын-кызлар клубы кул эшләре эшләнмәләре күргәзмәсен үз эченә ала. Җыелган акчалар Яр Чаллы балалар йортына күчереләчәк.
Барлык теләүчеләрне ярминкәгә чакырабыз!