Әлфия Когогина: күп фатирлы йортларда вакытлы күршеләр гражданнарга уңайсызлыклар китерә иде ,хәзер торак биналарда хостеллар тыела.

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Әлфия Когогина: күп фатирлы йортларда вакытлы күршеләр гражданнарга  уңайсызлыклар китерә иде ,хәзер торак биналарда хостеллар тыела. 06 мартта Дәүләт думасы Торак кодексына кунакханәләрне торак урыннарына урнаштыруны, шулай ук кунакханә хезмәте күрсәтү өчен күп фатирлы йортларда торак биналарны куллануны тыюны билгели торган төзәтмәләрне өченче, ахыргы укылышта кабул итте.

Күп фатирлы йорт бинасындагы кунакханәне яки хостелны торак булмаган фондка күчерелгәннән соң гына урнаштырырга мөмкин булачак. Моның өчен  бина кирәк булган җиһазлар, номерларны тавыш изоляциясе системасы, янгын куркынычсызлыгы чаралары, сигнализация, сейфлар    һәм санитар чистарту чаралары белән җиһазландырырган булуы шарт .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International