Круглое Поле поселогында хатын-кызларны 8 Март белән котладылар. Концерт Куйбышев тимер юлы ярдәме белән уздырылды һәм барлык хатын-кызлар өчен дә оештырылган иде . "Яшьлек" МФЦ холлында кунакларны ике мима каршы алды һәм һәр хатын-кызга чәчәкләр бүләк итте. Фойеда фотозон эшләде, анда теләге булган һәркем истәлеккә матур кадр ясый алды.