Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур бәйрәм концерты булып узды

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

6 март көнне Шилнәбаш мәдәният йортында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур бәйрәм концерты булып узды.Концертның иң кечкенә катнашучылары - "Тополек" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әниләрен һәм әбиләрен бәйрәм белән котладылар. Чарада шулай ук, Сергей Заикин барлык хатын-кызларга үзе язган матур шигырьләрен укыды,   тамашачылар "Россияочка" вокаль ансамблендә катнашучы җырларны бик җылы кабул иттеләр, яшь биючеләр-Райнур һәм Булат Низамовларны  халык көчле алкышларга кумде, Константин Титов Гөлнара Садыйкова, Анжелика Пономарева, Мария Маратаева, Оксана Ступникова күңел җырларын бүләк иттеләр. Барлык хатын - кызларны яз бәйрәме белән авыл җирлеге башлыгы Ольга Анатольевна Гончарова котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International