6 мартта Пенсия фонды идарәсендә «Россия Пенсионерлар берлеге» Чаллы иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге оештырган традицион язгы хәйрия ярминкәсе узды. «Кружевница» хатын-кызлар клубы мастерлары үзләренең авторлык, аеруча үзенчәлекле иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр . Җыелган барлык акча Яр Чаллы балалар йортына тапшырылды.