10 март көнне Шилнәбаш авыл җирлегендә Кышны озату, язны каршылау бәйрәме булып узды. Авыл халкы өчен авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Масленица килде, безгә күңел ачу алып килде»дигән йола бәйрәме оештырдылар. Бу көннедә биредә һәркем үзенә охшаганча кәефен күтәрә ала иде. Чараны оештыручылар исә халык уеннары, конкурслар әзерләгән.
Клоун · шутлар олысын да, кечесен дә чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, себеркегә атланып тизлеккә чабу һәм башка кызыклы уеннарда катнашырга чакырып торды . Җиңүчеләр татлы призлар алды. Бәйрәм программасында «Россияочка» вокаль ансамбле, авыл үзешчәннәре, балалар һәм өлкәннәр әйлән-бәйлән уйнады.Барлык кунакларда кайнап торган самавырдан чәй эчте һәм коймаклар белән сыйландылар. Бәйрәм ахырында традицион карачкыны яндыру булды.
Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н. Н.