Әниләр"Гиндукуш" хәрби дан музееның күчмә күргәзмәсе белән таныштылар

2019 елның 12 марты, сишәмбе
8 Март - яз бәйрәме уңаеннан "Гиндукуш" хәрби дан музее төрле кайнар нокталарда һәлак булган солдатларның әниләре өчен үзенчәлекле бүләк оештырды. Аларны Яр Чаллы шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә чакырдык, анда "Гиндукуш" хәрби дан музееның күчмә күргәзмәсе эшли. Соңыннан сөйләшү бай түгәрәк чәй өстәле артында дәвам итте. Кадерле кунаклар безне чын күңелдән кабул итүләре һәм алар өчен бәйрәм оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр. Кадерле әниләр! Сезне тагын бер кат яз бәйрәме белән котлыйбыз! Без сезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез! Батырлыкны хәтерлибез һәм улларыгызны искә алабы,дип яза "Гиндикуш" музее директоры Резидә Гарипова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International