2019 нчы елның 5 нче мартында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова "Әниләр безгә кирәк" дигән чара уздырды. Чарага социаль хезмәт алучылар чакырылган иде.
Әлеге очрашу катнашучыларда хатын-кызларга карата хөрмәт, мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү, балаларның үзара аралашуына ярдәм итү максатыннан оештырылды. Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 21 социаль хезмәт алучы катнашты.
Чараның төп бурычлары - әниләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү. Игътибарлылык, сүз хәтерен үстерү, коммуникатив күнекмәләр тәрбияләү.
Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 21 социаль хезмәт алучы катнашты.
Очрашу башында психологлар «Энергияңне тапшыр» тренингын уздырдылар. Чара барышында «Без бергә» күнегүе, «Танып бел», «Сәдәфне так», «Мәкаль төзе», «Табышмакларга җавап бир» уеннары оештырылды. Социаль хезмәт алучылар сорауларга җавап бирделәр, әни һәм әбиләренең уңай сыйфатларын атадылар. Педагоглар оригами методы белән кәгазьдән лалә чәчәген ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Соңыннан бәйрәм презентациясе тәкъдим ителде һәм "Мама для мамонтенка» мультфильмы күрсәтелде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучылар бик теләп катнаштылар.