Әлфия Когогина ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар советының киңәйтелгән утырышында катнашты

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының  киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогинада  катнашты . Утырыш эшкуарларны үстерү өчен мөмкинлекләр һәм шартлар булдыруга багышланган дискуссия форматында узды. Очрашуда катнашучылар үзмәшгүль эшкуарларга федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан дүрт сынау төбәге арасында, монда 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгүль эшкуарлар өчен эксперименталь салым режимы гамәлдә.2019ел башыннан бирле  Татарстанда 4 мең кеше үзмәшгүль буенча теркәлгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International