Тукай районының 4 гаиләсенә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

13 март көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Тукай районының 4 гаиләсенә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Әти-әниләрне Яр Чаллы шәһәре  Гражданлык хәлләрен теркәү   идарәсе җитәкчесе Равиля Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова котладылар.

Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында ана капиталына 2.738 сертификат бирелгән, 2.357 гаилә 1,1 млрд.сумнан артык акчага файдаланган. 2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы эшли башлады:

-ана капиталы программасына 2021 елның 31 декабренә кадәр керү мөмкинлеген озайту,

-ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлдергәндә өч еллык мораторий төшерү,

-2018-2020 елларда ана капиталы акчаларыннан икенче бала өчен айлык түләү  

Ана капиталы акчаларыннан ай саен түләнә торган акчаны алу хокукыннан түбән керемле, икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап туган яки уллыкка алынган һәм программаның төп юнәлешләренә бөтен капитал суммасын кулланмаган, гаиләләр файдалана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International