Шилнебаш авыл китапханәсендә төркемнәрдә уен үткәрелде

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

14 март көнне Шилнәбаш авылы китапханәсендә югары сыйныф укучылары өчен  төрле биремнәр кертелгән , викторина сорауларына  җавап табу буенча   төркемнәрдә  уен  үткәрелде. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча унъеллык«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен барысы  да белергә тиеш!»   кысаларында уздырылды. Укучылар алты станция :"Баш мие штурмы"," Билге җый"," Әкият транспорты","Мөмкин һәм ярамый", һ.б. биремнәренә  җаваплар таптылар.  Дөрес җаваплар өчен балаларга хәрефләр язылган конвертлар тапшырылды һәм алар   финалда юл хәрәкәте кагыйдәләре   турындагы  мәкальләргә чишелеш   таптылар

Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н. Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International