2019 елның 22 мартында " кайнар линия» не үткәрү турында.

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында «кайнар линия»  эше оештырылачак: 8 (843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49. "Кайнар линия» телефоны кысаларында гаилә иминсезлеге ситуациясенә, аны булдырмау буенча профилактик чараларга, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын саклауга, гаилә низаглары ситуациясендә бала хокукларын саклауга кагылышлы сораулар бирергә мөмкин булачак.

«Кайнар линия» эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе     вәкилләре катнашачак.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International