18 мартта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре турында» Федераль законга һәм «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 28 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында закон проекты буенча «түгәрәк өстәл» артында фикер алышу узды.
Дискуссиянең инициаторы-Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина. Чарада Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының җаваплы вәкиле Сергей Лобанов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, башка министрлыклар һәм ведомстволар, муниципалитетлар һәм республиканың эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.