Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен уздырыла торган «Россия сәүдәсе 2019» конкурсын үткәрә, аның йомгаклары буенча төрле сәүдә форматындагы предприятиеләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган иң яхшы карарлар һәм идеяләр сайлап алыначак.
«Россия сәүдәсе» Бөтенроссия конкурсы беренче тапкыр 2018 елда узды. Аның төп идеясе - Россиядә ваклап сатуның уңай тәҗрибәсен хуплау һәм аның үсешен стимуллаштыру. Конкурс үткәрүнең беренче елында илнең барлык почмакларыннан килгән гаризалар саны 600 данәдән артып китте.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 3-8 июньдә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә узачак V Халыкара бизнес һәм хакимият форумы — «Россия Ритейл атналыгы» кысаларында узачак.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
• «Иң яхшы сәүдә шәһәре»
• «Иң яхшы сәүдә урамы»
• «Стационар булмаган иң яхшы сәүдә объекты»
• «Иң яхшы ярминкә»
• «Иң яхшы ваклап сату базары»
• «Иң яхшы мобиль сәүдә объекты»
• «Иң яхшы кибет»
• «Фаст-фудның иң яхшы объекты»
Конкурста катнашучылар: сәүдә тармагын алып бару өчен җаваплы башкарма комитет органнары, муниципаль берәмлекләр хакимиятләре һәм сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар.
Конкурста катнашу өчен торговляроссии.рф сайтында анкета тутырырга кирәк. Гаризалар 2019 елның 29 мартына кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат алу өчен (495) 924-02-80 телефонына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз, tr2019@russiant.org -Нехаевский Николай Алексеевич, конкурс координаторы; (495) 632-88-88, sitnikav@minprom.gov.ru - Ситник Алексей Владимирович, конкурсны оештыру комитетының җаваплы сәркатибе.