20 мартта 14.00 сәгатьтә Пенсия фонды идарәсендә (Тынычлык проспекты, 24нче йорт, 8 кат) пенсионерлар арасында компьютерда күп төрле ярыш буенча «Компьютер Land: «Өченче яшь»- 2019г»республика конкурсының шәһәр этабы узачак.
Конкурс нәтиҗәләрен бәяләүнең төп критерийлары :
- Microsoft Office: Word, PowerPoint; белән эшли белү
- текст файлларын, фотографияләр, сурәтләрне, видеофайлларны интернетта тиз генә эзләп табу
- gosuslugi.ru, dom.gosuslugi.ru (ТКХ ДМС), pfrf.ru һәм төбәк Порталы uslugi.tatarstan.ru порталлары белән эшләү
Бу конкурста Чаллының өлкән буын кешеләре – 60 яшь һәм өлкәнрәк ир-атлар, 55 яшь һәм өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша ала.
Конкурста җиңүчеләр 18 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетының IT-лицеенда узачак финал ярышларында шәһәребез данын яклаячак.