19 мартта Дәүләт Думасында “Моношәһәрләрдә милли проектларны закон белән тәэмин итү һәм гамәлгә ашыру” темасы буенча парламент тыңлаулары узды.
Чарада 150 дән артык кеше – 56 монопрофильле муниципаль берәмлек мэрлары, хакимиятнең төбәк органнары вәкилләре, федераль министрлыклар вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары катнашты. Доклад белән Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Вадим Живулин, “Моношәһәрләрне үстерү фонды” генераль директоры Ирина Макиева, РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов, КУЭ Корпорациясе генераль директоры Александр Браверман катнашты.
«Бердәм РОССИЯ» фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов сәламләү сүзендә белдергәнчә, “илдә һәм моношәһәрләрдә тормыш сыйфаты үзгәрсен өчен бергә эшләргә кирәк”.
Тыңлауларда катнашучылар «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» өстенлекле дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм монопрофильле муниципаль берәмлекләр территориясендә аеруча кирәкле булган «Кече бизнес һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү», «Сәламәтлек саклау», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар», «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру механизмнары турында фикер алыштылар.
Парламент тыңлауларының инициаторы, Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина, «моношәһәр завод торбалары түгел, ә кешеләр», дип белдерде.
Аның сүзләренә караганда, милли проектларны гамәлгә ашыру яшьләрнең моношәһәрләрдән китмәвенә ирешергә мөмкинлек бирәчәк, эшкә сәләтле халыкка хезмәт базарында лаеклы вакансияләр тәкъдим ителәчәк, ә моношәһәрләрдә яшәүче өлкән буын сыйфатлы медицина хезмәте алачак.
Тыңлаулар нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенә монопрофильле муниципаль берәмлекләрнең тотрыклы социаль-икътисадый хәлен комплекслы тәэмин итү буенча эшләнелә торган дәүләт программасын алга таба камилләштерү, шул исәптән, адреслы ярдәм күрсәтү максатларында дәүләт ярдәме чараларын дифференциацияләү буенча тәкъдимнәр, шулай ук шәһәр төзүче предприятиеләрнең корпоратив социаль һәм инвестицион сәясәтенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр җибәреләчәк.