19 март көнне Шилнәбаш авылы китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган " Татарстан белгечләре» дигән интеллектуаль викторина үткәрелде. Балалар игътибарына, авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Нигъмәт кызы Бариева " Үз республикам белән горурланам"дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Укучылар 6 блоктан торган викторинада (гомуми белем өлкәсе, Татарстан тарихы, сәнгать, география, биология, химия, милли традицияләр) актив катнаштылар һәм яхшы белемнәрен күрсәттеләр.
Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н. Н.