20 март көнне " Энергетик» мәдәният сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу язгы көндә Тукай районының 2 гаиләсе сертификат алды. Әти-әниләрне ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равиля Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова котладылар. Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында ана капиталына 2.740 сертификат бирелгән , 2.358 гаилә 1,1 млрд. сумнан артык акча белән файдаланган