« Күңелләрнең иң гузәл омтылышы » дип аталган кичә узды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

21 нче март – Бөтендөнья шигърият көне. Бу көнне уздыру карары 1999 нчы елда ЮНЕСКО ассамблеясенең 30 нчы сессиясендә кабул ителә. Беренче тапкыр ул Парижда ЮНЕСКОның штаб-фатирында үткәрелә. 2019 нче елның 21 нче мартында Кенәз төп гомуми белем мәктәбендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәчеләр  белән берлектә  « Күңелләрнең иң гузәл омтылышы »дип аталган кичә уздырды. Кичәдә мәктәп укытучылары  үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International