Тукай муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Г. А. Шәфыйкова,район ветераннар советы рәисе Г. С. Зарипов, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Ф. Г. Ихсанов ,туганнары Керәшен Маҗыны авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Калинин Василий Иван улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.Юбиляр адресына җылы сүзләр, юбилей белән котлаулар һәм теләкләр, нык сәламәтлек, Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батыр һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. РФ Президенты исеменнән котлау һәм рәхмәт сүзләре белән язылган исемле открытка һәм Тукай муниципаль районы башлыгы Ф. Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды