16 март көнне Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй» спорт базасында муниципаль хезмәткәрләр катнашында республикакүләм чаңгы спартакиадасы узды. Биредә бар республикадан җыелган спортчылар көч сынашты.
Тукай районы данын әлеге зур чарада спорт, яшьләр hәм туризм бүлеге белгечләре Айсылу Вәҗиева белән Лилия Минhаҗева, Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов hәм Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов яклады.
Нәтиҗәдә җиңүчеләр диеп Теләче, Биектау, Чүпрәле районнары командалары табылды. Тукайлылар алтынчы урында.