Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан җыенда илнең 40ка якын төбәгеннән вәкилләр килде . Анда урта һәм кече эшмәкәрлекнең үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим иттеләр. Җыенда Тукай районыннан фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов катнашты һәм чыгыш ясады. Татарстан фермеры авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче шәхси-ярдәмче һәм крестьян-фермер хужалыклары эшчәнлеге турында сөйләде, авыл эшмәкәрләренә дәүләт программаларында катнашу мөмкинлекләре белән уртаклашты.