«Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесе уза.

2019 елның 22 марты, җомга

 Райондашыбыз, шагыйрь Фәннүр Сафинның туган көненә багышлап үткәреләчәк «Җырымда юатырмын» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында «Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесе уза. Бәйгене Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы  хезмәткәрләре оештыра . Бәйгенең максаты – яшь буында әдәбият һәм сәнгатькә кызыксыну уяту, талантларны барлау, аларның осталыкларын үстерүгә ярдәм итү, балаларда туган якны ярату, кадерен белү hәм аңа карата горурлану хисләрен тәрбияләү.
Бәйгедә 7 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар катнаша ала. Номинацияләр:«Бабайларның батырлыгын онытмыйк», «Китап булсын дустыбыз», «Әбием сандыгы», «Һөнәрләр дөньясында», «Беренче чәчәкләр гашыйклар кулында»  
Конкурска иҗат эшләре ике телдә – татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Барлык мәгьлүматның электрон форматта җибәрелүе – төп шарт. Текстның күләме (анкетадан башка) өч басма биттән артмаска тиеш. Эш А4 форматында Times New Roman шрифты белән (14ле) hәм 1,5 интервалы белән эшләнергә тиеш.

Бәйгедә катнашучының үзе иҗат иткән әсәрне һәм үзе турындагы анкетаны (кушымта) ilmira.akimova@tatar.ru электрон адресына («иҗади эшләр» дигән искәрмә белән) яки түбәндәге адреска юллавы сорала: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт «Тукай муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ (222 кабинет). Белешмәләр өчен телефон (8552) 70-41-80. Гаризалар 2019 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.
 Бәйгенең җиңүчеләре I, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнәчәк, барлык катнашучыларга сертификат тапшырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International