2019 елның 21 мартында Бәтке урта мәктәбе базасында "яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау" темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Очрашуга 7,8,9,10 сыйныф укучылары чакырылган иде.
Әлеге чара балигъ булмаганнарның хокук бозуларын һәм җинаятьләрне кисәтүгә, яшүсмерләрнең хокукый аңын тәрбияләүгә юнәлдерелде
Чараның төп бурычлары – «Ялгышлыклар», «Хокук бозу» төшенчәләре белән таныштыру, хокук бозу төрләре һәм алар өчен җаваплылык чаралары турында күзаллау , әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, кылынган гамәлләр һәм законнарга карата җаваплылык, ил законнарын аңлы кабул итүгә омтылыш.
Түгәрәк өстәл барышында белгечләр "Балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы", "Яшүсмерләр арасында эчкечелекне һәм тәмәке тартуны профилактикалау", "Балигъ булмаганнарның хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы", "Татарстан Республикасында балаларның сәламәтле , аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында"темаларына чыгыш ясадылар.
Очрашу барышында белгечләр укучыларның сорауларына җавап бирделәр, аларга үзләрен борчыган күп кенә проблемаларны хәл итәргә ярдәм иттеләр.Чарада төрле категория гаиләләреннән 120 укучы катнашты.