21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Татарстан авыл китапханәсе укучыларның игътибарын «Любви все возрасты покорны» китап күргәзмәсе белән җәлеп итте, анда шагыйрьләрнең мәхәббәт турындагы китаплары тәкъдим ителде.Күргәзмәдә А.С. Пушкин һәм Көмеш гасыр шагыйрьләреннән башлап хәзерге лирик язучыларның әсәрләре урын алган иде. Якташларыбыз Фәннур Сафин, Клара Булатова, Рәзинә Сәетгәрәева,Әлфия Ситдикова һ.б. әсәрләренең җыентыклары аерым тәкъдим ителгән. Укучыларга бер сүз белән «мәхәббәт»сүзен язарга тәкъдим иттеләр һәм соныннан язылган сузләрдән төзеделәр. Бик романтик гирлянда килеп чыкты,дип язалар китапханәчеләр