“Перемышль ныгытмасын алу” истәлекле датасы буенча чара

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

 

        1915 нче елның 22 нче мартында рус гаскәрләре күп тапкырлар яулап алырга тырышканнан сон, эре Австрия ныгытмасы Перемышльны алалар.

        22 нче март көнне Яңа поселогы урта мәктәбендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы  Римма Шакирова тарафыннан әлеге истәлекле дата буенча чара үткәрелде.

       Чара Ватаныбыз тарихына игътибар җәлеп итүгә, шәхес буларак яшүсмерләрнең әхлакый яктан формалашуына, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында рус халкының геройлыгын өйрәнү аша әхлакый идеал формалаштыруга һәм патриотик сыйфатлар тәрбияләүгә  юнәлдерелгән иде.

      Чараның төп бурычлары булып балигъ булмаганнарның патриотик сыйфатларын формалаштыру, төрле яктан өйрәнүгә җәлеп итү.

       Әлеге чарада 21 балигъ булмаган бала катнашты һәм шуларның 2 се социаль хезмәт алучы иде.

      Чара башында балигъ булмаганнар белән «Гном, синең исемең ничек? ", “Табышмаклар” уеннары уйналды, "Перемышль ныгытмасын алу" презентациясе тәкъдим ителде, "Перемышльне алу" видеоролигы күрсәтелде һәм каралган ролик буенча әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International