Авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  мәктәпләре  укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсында  катнашырга  чакыра,  конкурс  5 – 11 сыйныф  укучылары арасында   өч яшь категориясе һәм түбәндәге дүрт юнәлеш  буенча  уздырыла:

 Агрокоптерлар (пилотсыз  очу  аппаратларының  бүленгән  системалары,  автомат рәвештә идарә итү  системалары);

 Агророботлар (авыл  хуҗалыгы  техникасы  белән  электрон  автоматлаштарылган  идарә итү  системалары);

 Агрокосмос (стратегик  карарлар  кабул  итүне автоматлаштыру  өчен  геостационар белешмәләрне  эшкәртү); 

 Агрометео (һава  торышын  фаразлау,  һава торышы  архивын  булдыру,    аналитика).

Конкурс Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  Фәнни-технологик сәясәт һәм мәгариф  департаменты,  АПКның  дәүләт мәгълүмат  ресурсларын цифрлы  үстерү һәм аларга  идарә  итү департаменты  ярдәмендә, «АПКның мәгариф  учреждениеләре  һәм балыкчылык ассоциациясе» коммерциягә карамаган  оешмасы  белән берлектә,  Инновацияләргә ярдәм  итү  фонды  тарафыннан  уздырыла.   

 Конкурсның  максаты – авыл  җирлегендә  урнашкан  мәгариф  оешмаларының  укучыларын  Илкүләм технологик  инициативаның (НТИ),   эше  белән  таныштыру  һәм технологик  өстенлекләр  буенча эшкә    җәлеп  итү,   шул  исәптән авыл  хуҗалыгында   цифрлы   технологияләр  куллану эшчәнлеге,  АПКны  роботлаштыру бурычлары, авыл  хуҗалыгында  пилотсыз җайланмалар  куллану белән  кызыксындыру.    Конкурс укучыларның  иҗади мөмкинлеген гамәлгә ашыруга,  шулай  ук алдан  аларга  һөнәри юнәлеш  бирүгә  юнәлдерелә.   

Конкурсның  төп  бурычлары:  

  • укучыларның  авыл  хуҗалыгы  фәннәре  өлкәсендә  иҗади сәләтләрен үстерү  һәм аларда  кызыксыну  уяту;  
  • укучыларда фән белемнәрен практикада  куллануга карата төп   компетенцияләрне булдыру,  шәхестәге әһәмиятле һөнәри сыйфатларны үстерү һәм   мотивация    булдыру;
  • укучыларда  бу  тормышта үз   урыннарын табу өчен һәм  иҗади  эш  итү   өчен  уңай  шартлар  тудыру;  
  • авыл  хуҗалыгы  фәннәре  өлкәсендәге  белгечләрнең  абруен  күтәрү; 
  • укучыларга  һөнәри юнәлеш  бирү; 
  • авыл  хуҗалыгы  фәннәре  өлкәсендәге  белемнәрне  тарату һәм    популярлаштыру;  
  • фәнни һәм бизнес-бергәлекләрне  талантлы  мәктәп  балалары   белән  эшләүгә җәлеп  итү.  

АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсы  5-11 сыйныф укучылары  арасында  4 этапта  үткәрелә:   

- читтән торып уздырыла  торган төбәк  этабы,  анда  Россиянең  барлык  төбәкләреннән  укучылар  катнаша  ала      (2019 елның 1 – 25 апрелендә);

- катнашучылар  килеп (очно)  уздырыла торган төбәк   этабы, анда  читтән торып  уздырылган төбәк  этабында     җиңүчеләр  катнаша, ул  Россиядә аграр университетлар  базасында  уза    (2019 елның 13 – 14 маенда);

- финал  этабы конкурсның  барлык    номинацияләре  буенча  узачак
(2019 елның 30 августы – 6 сентябрендә);

- финал  этабында  җиңүчеләр  «Алтын көз - 2019» Россия  агросәнәгать күргәзмәсе  кысаларында  махсуслаштырылган  мәйданчыкта  катнашу  мөмкинлегенә ия булалар (2019 елның  октябрендә).

Конкурста  катнашу  өчен kids.agronti.ru/ рәсми  сайтта заявка тутырырга  кирәк. Һәр катнашучы  барлык дүрт юнәлеш  буенча да теркәлә   ала.   Һәр юнәлеш  буенча  вәзгыяти биремнәр  яисә  тестлар  тәкъдим  ителә.    

Читтән торып һәм катнашучылар  килеп (очно) уздырыла  торган  төбәк  этаплар өчен  9 мәйданчыкның  берсе  - Казан  дәүләт  аграр университеты  була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International