ЮХИДИ хезмәткәрләре Кече Шилнә урта мәктәбенең 1 «А «һәм 1» Б " сыйныф укучылары белән җәяүлеләр һәм транспорт чаралары пассажирлары тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында профилактик әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга юл йөрү буенча үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, аеруча еш очрый торган куркыныч юл ситуацияләре һәм бары тик җәяүлеләр юлы аша гына юл аркылы чыгу мөһимлеге аңлатылды. Полицейскийлар балаларга җәяүлеләрнең иминлегенә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар куллануның ничек тәэсир итүен аңлаттылар. Укучылар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар һәм төрле юл бурычларын чиштеләр.