14 март көнне Кече Шилнә мәктәбендә "Әлифба белән саубуллашу"бәйрәме узды. Әлифба алты ай дәвамында хәрефләр шәһәрендә юл күрсәткече булды,мавыктыргыч белем дөньясына якты юл ачты,аның ярдәме белән күп кенә яңа, кызыклы нәрсәләр белделәр, укырга өйрәнделәр. Әлифба шулай ук , мәктәп кагыйдәләрен үти белүче, тату, тәрбияле укучылар булырга өйрәтте . Бу чарада кунак булып – беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре һәм булачак беренче сыйныф укучылары ( "Колосок"балалар бакчасы әзерлек төркеме) катнашты. Бәйрәмгә балалар янына әкият геройлары: Мальвина, Буратино, Незнайка, Баба-Яга да килгән иде. "Әлифба белән саубуллашу"бәйрәмендә укучыларга бүләкләр тапшырылды.