Район башлыгы Ф. М. Камаев тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котлады!

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев , Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы М. Г. Фазылҗанов,район ветераннар Советы рәисе Г. С. Зарипов  тыл хезмәтчәне,Новый поселогында гомер итүче  Мингатина Мингаян Гатин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.   Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар   

— Сезнең буын аерым хезмәт сөючәнлек, җитди һәм хәтта героик мөнәсәбәт белән аерылып тора. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның игътибарын һәм ярдәмен, иртәгесе көнгә ышаныч һәм озын гомер телим! - дип ассызыклады Фаил Мисбах улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International