" Ура! каникуллар!» - уен программасы оештырды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

"Ура! Каникуллар!"- уен программасы 
Каникуллар-кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен иң шатлыклы вакыт. Язгы каникул көннәрендә балаларның ялын оештыру максатыннан Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре " Ура! каникуллар!» - уен программасы оештырды.   Уеннарда "Дуслар"һәм " Елмаю "командасы катнашты. Бәйрәмне оештыручылар командалар белән «Төгәллек», «Кыстыргыч», «Шарны кабарт», "Гусеница", "Танышу уены", «Чәчәкле алан  » һ. б. кызыклы уен конкурслары үткәрделәр. Уен программасы барышында балалар табышмаклар чиштеләр, «Кара – Ак» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, театр-экспромт күрсәттеләр. Конкурслар музыкаль паузлар белән үрелеп барды. Балалар рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр.  

                     Кенәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International