2019 елның 30 мартында Сосновый Бор поселогының " Яшьлек "спорт комплексы базасында мәгариф хезмәткәрләренең район спартакиадасы узды. Стартка 24 команда чыкты. Ярышларның төрлелеге, эмоциональ күтәрелеше, спорт көрәшенең югары дәрәҗәсе-болар барысы да бәйрәм атмосферасын булдыруга ярдәм итте. Спартакиада төрле яшьтәге педагоглар катнашты,аларның җанатарлары да узләре ярышкан кебек көч биреп тордылар .Һәр катнашучы үзен җитезлектә, тизлектә һәм чыдамлыкта күрсәтте, үз командасы өчен җиңүгә ирешергә тырышты. Барысы да яхшы кәеф алдылар һәм ял иттеләр!