2019 елның 2 нче апрелендә «Кояшкай» балалар бакчасы базасында # ЭКОЯЗ-2019 республика акциясенә старт бирелде. Акциянең максаты: халыкны табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, экологик хәрәкәтне үстерү, экологик белемнәрне күтәрү. Чарага ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе вәкиле Мирсәитова Л. В., участок урманчысы Сафин И. Г., балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары чакырылган иде.
Чара барышында #ЭКОяз 2018 республика акциясе җиңүчеләре (Бәтке урта мәктәбе һәм " Кояшкай"балалар бакчасы) үз проектларын тәкъдим иттеләр һәм акциядә катнашу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Экофестивальнең җиңүчеләре һәм призерлары («Үз планетаңыңны сакла» рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы, «Үз кулларың белән кул эшләре»икенчел чималдан ясалган эшләнмәләр конкурсы , «Табигать турында шигырьләр сөйли...» шигырь укучылар конкурсы, «Музыкаль тамчы» конкурсы, «ЭкоТеатр»театр коллективлары конкурсы) бүләкләнде.