“Балалар өчен ышаныч телефоны" акциясе үткәрелде

2019 елның 26 апреле, җомга

 

«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова волонтерлар белән берлектә Кнәз урта мәктәбе базасында “Балалар өчен ышаныч телефоны» акциясе үткәрде.

Дөньядагы кешелек җан сызлану, юксыну, үпкәләү кебек хисләрне гомеренә бер тапкыр булса да татып карагандыр дип уйлыйбыз. Мондый вакытларда кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белеп булмый. Якын кешеләрнең кайвакыт тыңларга вакытлары булмый юк яки алар бик еракта була. Һәр туган проблема белән әни янына бармыйсың яки дус кызыңа шалтыратмыйсың. Нәкъ менә шундый очракларда  “Ышаныч телефоны» ярдәм итә. Шуңа күрә, без бу акцияне нәкъ менә мәктәптә үткәрергә булдык. Балаларга, укытучыларга визит карточкалары тәкъдим ителде.  Кнәз мәктәбе укучылары һәм укытучылары бу акциядә бик теләп катнаштылар. Бу акция гаиләне саклап калу өчен ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә уңайлы элементларының берсе. Телефон линиясендәге тәҗрибәле психологлар үзең хәл итә алмаган, тормышыңда килеп туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Тәҗрибәле белгеч белән сөйләшү  начар кәефне җиңәргә; ата - аналар, сыйныфташлар яки укытучылар белән мөнәсәбәтне аңларга ярдәм итә ала. Шалтырату аноним (син үз исемеңне хәбәр итмисең), бушлай һәм конфиденциаль (сөйләшү эчтәлеге чит кешеләргә белдерелми). Акциядә 2 волонтер, 2 оештыручы һәм 70 балигъ булмаган бала катнашты, аларга ышаныч телефоны номеры язылган белешмәлек таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International