Әлфия Когогина: закон кабул ителү белән кредитор җир бәясен киметеп яки залог участогын судсыз ала алмый
28 май көнне Дәүләт Думасы ахыргы укылышта «Ипотека (күчемсез милек залогы) турында» Федераль законнның .авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлекләрен залог белән тәэмин итүне камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында закон кабул итте
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина яңа аңлатма бирде: «кредит алганда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре берничә сорау белән очраша: банк тарафыннан җир бәясе ничек исәпләнәчәк һәм банк судсыз җирнең залог участогын тартып ала аламы. Әлеге закон проекты белән без бу сорауларга җавап бирәбез: җир залог сыйфатында файдаланыла ала, аны судсыз тартып алып булмый һәм җир бәясен бәяләү сыйфатында кадастр бәясе чыга ала. Шулай итеп, банкларга җир бәясен киметеп яки залог участокларын судсыз алып була алмый, мәсәлән, урып-җыю эшләрен тоткарлау һәм кредит буенча кичектерү вакыты аз булу сәбәпле».