Ветераннар һәм пенсионерларның “Балкыш” фестивале узды

2012 елның 4 сентябре, сишәмбе


3  сентябрьдә Тукай районы Мусабай Завод авылы мәдәният йорты районыбызның җыр-моңга, тел байлыгына оста ветеран һәм пенсионерларын җыйды. Сәхнә түре аларның чыгышыннан гөрләп торды. Бу көнне ветераннар һәм пенсионерлар арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының “Балкыш” Республикакүләм фестиваленең сайлап алу туры узды.

Районыбыздан барлыгы 5 фольклор һәм вокаль ансамбль, 14 җырчы һәм сүз остасы мәртәбәле жюри һәм тамашачылар арасында чыгыш ясады. Фестиваль район ветераннар советы белән берлектә үткәрелде. Татар мәдәниятен саклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш өчен янулары һәм анда актив катнашулары – фестивальнең төп максаты. 

“Балкыш” фестивале кысаларында пенсия яшендәге катнашучылар һәм ветераннар осталыкларын, шулай ук артистлык алымнарын күрсәттеләр...

Жюри әгъзалары арасында Тукай районы балалар һәм сәнгать мәктәбе  директоры Галишина Ю.Ф., район ветераннар Советы рәисе Гиниятуллина Г.Р., Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Даминов Р.С., Хабибуллин Р.Ш.  конкурсантларга үз бәяләрен биреп бардылар. Иң-иң осталары дип табылганнар 7 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә узачак 2 тур зональ конкурсында катнашу хокукына ия булалар. Конкурсантларга уңышлар телик!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International