2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек буенча алып барыла торган эш турында.
«Бөтенроссия халык санын алу турында» 2002 елның 25 гыйнварындагы 8-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, халык саны һәм структурасына кагылышлы статистик мәгълүмат формалаштыруның төп чыганагы булып тора. Алынган мәгълүмат милли проектларны һәм дәүләт социаль программаларын, шул исәптән илнең демографик үсешен эшләү өчен кирәк. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 4 ноябрендәге 2444-р номерлы күрсәтмәсе белән Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү датасы билгеләнде - 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр.
Росстат Россия халкы турында мәгълүматларны җыю, эшкәртү һәм саклау өчен җаваплы ведомство итеп билгеләнде. Халык санын алу нәтиҗәсендә, хакимиятләр россиялеләр саны, аларның социаль хәле, яшәү урыннары, гаиләләр торышы һәм башка мәгълүматлар алырга ниятли.
Халык санын алу 10 елга бер тапкырдан да ким үткәрелми. Узган җанисәп Россиядә 2010 елда үткәрелгән иде. Ул вакытта Тукай районында даими халык саны 36651 кеше тәшкил итә. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2019 ел башына районда халык саны 41348 кеше тәшкил иткән, 2010 ел белән чагыштырганда үсеш 12,8 % яки 4697 кеше.
Тукай муниципаль районында халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү өчен вәкаләтле вәкил Исмәгыйлева Фәридә Минебай кызы һәм инструктор Галиева Әлфия Гатовна җәлеп ителде. Бу белгечләрнең Тукай муниципаль районында 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыру тәҗрибәсенә ия булуын билгеләп үтәсе килә. Бүгенге көндә алар тарафыннан эшләр башкарылды:
- АҖ Башкарма комитетларыннан торак биналар саны һәм яшәүчеләр саны турында мәгълүматлар җыю буенча;
- торак пунктлар киселешендә торак һәм торак булмаган биналарның адреслары исемлеген формалаштыру буенча;
- җирлекләр территориясен теркәүчеләр эше өчен теркәү участокларына бүлү буенча;
- 30 көн эчендә 600 йортны карап, регистраторга йөкләнешнең уртача нормасыннан чыгып, 27 теркәү участогы формалаштырылды;
- АҖ башлыклары белән берлектә 26 регистратор сайлап алынды, аларга ВПН-2020 не үткәрүгә әзерлекнең башлангыч этабында тикшерү һәм исемлекләрне актуальләштерергә кирәк булачак. Җәлеп ителгән персоналның исәпкә алуны һәм тикшерүләрне үткәрү тәҗрибәсе бар.
2019 елның 1 августыннан 26 регистратор, укулардан соң, авыл торак пунктлары территорияләрен карап чыга башладылар. Регистраторлар исемлекләрне актуальләштерү өчен территорияне карап чыга һәм йортларга һәм фатирларга керми. Регистраторларның бурычларына шулай ук адреслы хуҗалыкның торышын (урам исемнәре, ике дәүләт телендәге йорт номерлары булган күрсәткечләр) тикшерү дә керә. Теркәүне карау нәтиҗәләре буенча 2020 елгы халык санын алуны үткәрүнең оештыру планы формалаштырылачак, бу документ халык санын алуны үткәргәндә халык санын исәпкә алуның тулы һәм сыйфатлы булуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Авыл җирлеге башлыклары, регистраторлар һәм Вәкаләтле вәкил белән берлектә алып барыла торган эш районда яшәүче чынбарлыктагы картинаны күрергә мөмкинлек бирәчәк. Төзелгән исемлекләрне анализлау районда халык саны турында рәсми мәгълүматларның артуын күрсәтте инде. Чаллы шәһәре яны буларак, безнең район Автошәһәр өчен рекреацион зонага әверелде, ә бакчачыларны да исәпкә алып, безнең районда җәйге чорда урнашучылар саны шактый арта. Бу районда тормыш тәэмин итү коммуналь инфраструктурасына һәм оператив хезмәтләргә йөкләнешне арттыра. Шуңа бәйле рәвештә, коммуналь инфраструктураның ышанычлылыгын тәэмин итү өчен, санитар таләпләргә туры китереп, коммуналь хезмәтләрнең сыйфат нормативларына, аларның халык өчен ачык булуына бәйле рәвештә, авыл җирлекләрендә финанс чараларына ихтыяҗ арта.
Башлык урынбасары
Яр Чаллы г. р. Шәйхуллина ис.