ТАТАРЧА ДИКТАНТ 2025

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

14–16 ноябрь көннәрендә иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр узләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.

«Татарча диктант» — татар телендә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен дөньякүләм чара.

Беренче тапкыр мондый диктант 2016 елда үткәрелә, бүгенге көндә  исә 31 илдән һәм Россиянең 74 регионыннан катнашучыларны берләштерә.

Катнашу форматлары:

  • Офлайн рәвештә — мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;
  • Онлайн рәвештә — рәсми сайт аша - https://diktant.tatar.

Офлайн мәйданчыклар РФ төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да булдырылачак. Онлайн катнашучылар өчен исә махсус электрон формада диктант язу мөмкинлеге бирелә.

Акциянең туры трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Хозур» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм яшьләр өчен «САФ» радиосында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барылачак.

Катнашмый калма!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International