14 ноябрь көнне Тукай районы яшьләр үзәгендә «Татарча диктант» акциясе узды.

2025 елның 15 ноябре, шимбә

Грамоталылыкны үстерү, туган телне саклауга багышланган чара зур күтәренкелек белән үтте.

Чарага килүчеләр Каюм Насыйриның «Кабуснәмә» әсәреннән өзек буенча диктант язды.

Текстны ветеран-педагог, ТР «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе Мәүҗетова Резедә Гайсә кызы укыды. Аңа һәм район яшьләр үзәге директоры Алинә Шәкүровага рәхмәтебезне белдерәбез, - дип хәбәр итә диктант язучылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International