14 сентябрь көнне Тукай районы Кузкәй авылы китапханәсендә язучы, өч китап авторы Зифа Кадырова белән очрашу узды. «Артыбыздан гөлләр үсеп калсын …» дип исемләнгән чарага район китапханәчеләре, шушы өлкәдә эшләп чыккан ветераннар, Күзкәй мәктәбе укучылары, китап сөючеләр чакырылган иде.
Зифа ханым башта кыскача гына үзе белән таныштырып китте, ә килгән кунаклар сорау артыннан сораулар яудырдылар, ул һәммәсенә төгәл итеп җавап биреп барды. Күзкәй авылында гомер итүче, сәхнә ветераннары Хафизов Хатип абый һәм аның тормыш иптәше Кәүсәрия ханым, мәдәният йорты җитәкчесе Илгизә Шайхенурова белән берлектә “Сагынырсың, мин булмам” әсәреннән өзек күрсәткәндә килгән кунакларның гына түгел, хәтта авторның да күзләре яшьләнде.
Китапханә каршында оешкан “Учак ” клубы җитәкчесе Акмалова Хәмдия ханым оештырган викторина да бик кызыклы үтте. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.
Татар телчесе Шафикова Талия үзе иҗат иткән шигырьләрен укып кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Очрашуга килгән кунаклар кичә беткәч тә озак кына узләренең хис - тойгыларын бүлештеләр.