11 сентябрьдә Россиядә Хәрби дан көне .11 сентябрь көнне Кенәз мәдәният йортында укучылар белән хәрби дан көненә багышланган «Җиңелмәс, адмирал Ушаков» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре укучыларга контр-адмирал Федор Ушаковның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр. Балалар Адмирал турында сөйләүне игътибар белән карадылар һәм тыңладылар. Аннан соң Россия Федерациясе тарихында танылган хәрби дан даталарын белү буенча викторина үткәрделәр. Чараның максаты :укучыларны рус халкы тарихының героик сәхифәләре белән таныштыру; аларда туган җиребезне саклаучыларга уңай әхлакый бәя бирү, үз халкыңның үткәненә хөрмәт тәрбияләү, балаларга социальләшүдә, үзләрен, үз гаиләңне Рус тарихының һәм мәдәниятенең бер өлеше итеп тоюда ярдәм итү иде.
Тамара Тузеева, Кнәз мәдәният йорты директоры