Татарстан Республикасында «Җиңүнең тере хәтере 75»проекты тормышка ашырыла. 

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы кысаларында, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Татарстан Республикасының «Республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү "Патриот"үзәге» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы белән берлектә «Җиңүнең тере хәтере 75»проекты тормышка ашырыла.
Проект социаль челтәрләр, «Патриот» үзәге сайты, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый берләшмәләре (оешмалары) сайтлары ярдәмендә Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен яктыртуга һәм Җиңүдәге казанышларны мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.
"Җиңүнең тере хәтере 75 " проектында катнашу шартлары:
1. Әлеге ресурс сугыш елларында булган вакыйгалар турында материалларны ,1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының Җиңүгә зур өлеш керткән кешеләре, предприятиеләре (оешмалары) турында мәгълүматларны бастырып чыгаруны күздә тота  .
2. Һәр муниципаль берәмлектән 3тән 5кә кадәр тарих (вакыйгалар) кабул ителә.
3. Һәр тарих (вакыйга) үз эченә 2000 билгеләрдән артмаска тиеш  
4. Һәр тарихка (вакыйгага) , кыска тасвирлы 1 дән алып 5кә чаклы   фотографияләр урнаштырырга рөхсәт ителә.
5. Тарихлар (вакыйгалар) " Патриот» республика үзәгенең электрон почтасына

  aurspc@mail.ru 2020 елның 15 февраленнән дә соңга калмыйча җибәрелә.

Элемтә өчен телефон: 8 (843) 570-31-53/8-917-84-28-38. 
6. Проектның хэштеглары: #живаяпамятьрт75, #яшьеминистрлык, #Патриот, #бердулкында, #наоднойволне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International