Татарстан авыл китапханәсе балалар белән китапханәгә виртуаль экскурсия үткәрде,

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Быел Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә 155 ел тулды. Әлеге дата уңаеннан, Татарстан авыл китапханәсе балалар белән китапханәгә виртуаль экскурсия үткәрде, презентация күрсәтелде.

   Татарстан Республикасы Милли китапханәсе  — Татарстан Республикасының Милли, Республика, рус һәм чит ил басмалары өчен төп китап саклау урыны.Анда  өч миллион ике йөз меңнән артык документ, шул исәптән 100 меңнән артык татар телендә документ һәм тагын 100 мең чит телдә документ бар.

    Китапханә рәсми рәвештә 1865 елның 10 гыйнварында Казан шәһәр халык китапханәсе буларак ачыла. Башта анда җирле библиофил Иван Второвның коллекциясе генә бар иде. 1908 томнан торган Коллекция, шәһәргә аның улы тарафыннан  1844 елда бирелә. Хәзер китап саклау урыны берничә бинада урнашкан. Бердәм бина төзү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International