Тукай муниципаль район Советының утыз тугызынчы утырышы узды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген өченче чакырылыш Тукай муниципаль районы Советының утыз тугызынчы утырышы узды. Утырыш эшендә  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «РИТЭК " ААҖ генераль директоры урынбасары   - территориаль җитештерү предприятиесе директоры Николай Нефедов, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Гөлнара Әхмәтова, «Созвездие-Йолдызлык» Республика фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов катнашты. Шулай ук хокук саклау һәм күзәтчелек органнары, башкарма комитет, иҗтимагый оешмалар, учреждениеләр, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.

Утырышның көн тәртибендә 2019 елда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар тынланды һәм фикер алышулар булды,район алдынгыларына бүләкләр тапшырылды. 

Утырышны  Тукай муниципаль районы башлыгы,Совет рәисе Фаил Камаев алып барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International