2020 елның 21 февралендә, 29 нчы тапкыр ,Кенәз мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган " Солдат-якташларыбыз һәм аларның командирларының хатлары буенча"дигән кичә узды. Кичәдә сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булган солдатларның әти-әниләре , бүген армия сафларында хезмәт итүчеләрнен әти-әниләре, укучылар, яшьләр һәм Кнәз авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты. Хәрби частьләдән килгән командирларның Рәхмәт хатлары һәм солдатларның үзләреннән килгән хатларны авылдашлар зур дулкынлану һәм горурлык белән тыңладылар. Алар: Артур Исманов ,Вадим Сафиуллин-Кырым Республикасында, Леонид Шубин, Алексей Четвериков, Ранис Яппаров, Александр Чубуков ,Иван Крупнов-Мәскәү өлкәсендә, Игорь Васильев-Йошкар-Олада, Ринат Хәмидуллин-Краснодар краенда, Иван Короле-Свердловск өлкәсендә, Артур Хисмәтуллин- Түбән Новгородта, Әмирҗан Тимерханов- Марий Эл Республикасында, Эльмар Галләмов-Самара шәһәрендә, Ринат Назыйров-Амур өлкәсендә, Сергей Долгунов- Байкал артындахезмәт итәләр . Солдат хатлары күбесенчә охшаш. Аларда балалар солдат хезмәтенең файдалы якларын ассызыклыйлар, мөстәкыйльлек, сабырлык тәрбияли, дип язалар. Барлык солдат хатларына да хас булган үзенчәлеккә дә игътибар итмәскә ярамый – авторларның берсе дә әнисенә рәхмәт сүзләрен белдерергә тырыша. Күрәсең, балалар әни назыннан, аның кайгыртуыннан сагыналар. Кичәдә ир-атлар адресына котлау сүзләре белән Тукай муниципаль районы сугыш хәрәкәтләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Мөнир улы Якупов, КФХ җитәкчесе Таһир Нурулла улы Харматуллин һәм күптән түгел армиядән кайткан Илшат Гайнетдинов чыгыш ясадылар. Солдат хатларын уку концерт номерлары белән үрелеп барды . Солдат әниләре өчен Вероника Цитркоп, Татьяна Сторожук, Ландыш Рәхмәтуллина, «Славица» вокаль ансамбле, «Энҗе - жемчужинки» бию студиясе (җитәкчесе Гөлфия Дамир кызы Адиева) башкаруындагы җырлар яңгырады. Кичәдә һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар, әниләргә тере чәчәкләр тапшырдылар. Кичә күрше залда-чәй өстәле артында дәвам итте. Кичәне мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова җылы һәм күңелле итеп алып барды.