Иске Абдул авылында "Сугышның хатын-кыз йөзе түгел" дигән социаль-гуманитар проекты буенча чара узды ."Сугышның хатын-кыз йөзе түгел" проекты Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Проектның төп максаты-Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырларча үткәне турында хәтерне саклау.
Чарада Тыл хезмәтчәннәренә "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" медальләре һәм район исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды . "Гиндукуш" музее белгечләре тарафыннан презентация әзерләнгән иде, шулай ук мәдәният йорты белгечләре тарафыннан районның мәдәният, мәгариф , спорт һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге атказанган хезмәткәрләренең фото-бүләкләре белән күргәзмә оештырылган