Ветераннарны аларның тормышларындагы әһәмиятле даталар белән котлау районыбызда күркәм традициягә әверелде. 15 март көнне Бордыбаш авылында яшәүче тыл ветераны Гәүһәрия Әхмәт кызы Зарифуллинага 90 яшь тулды. Бу көнне аны бу истәлекле дата белән Тукай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Г. А.Шәфыйкова,Борды авыл җирлеге башлыгы Р. Н. Әбделманова котладылар.
Юбиләргә һәм аның якыннарына нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, озын гомер һәм тыныч көннәр теләделәр.