Районда "ТАССРның 100 еллыгы" билгесен куллану өчен сертификат тапшырылды

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Тукай районы хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров икмәк-күмәч әйберләре җитештерүче эшмәкәр Рамилә Потанинага «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллану өчен сертификат тапшырды.

Элегрәк мондый рөхсәтне «Авыл икмәге» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы һәм Тукай районы кулланучылар җәмгыяте алды. Авыл кешеләре әлеге җирле җитештерүчеләрнең продукциясе белән яхшы таныш. Ул сәүдә нокталарында гына түгел, ярминкәләрдә дә сатыла. Анда аны Чаллы халкы да бик теләп ала. Нәкъ менә шундый актив, үзләрен күрсәткән предприятиеләр истәлекле логотипны куллану хокукына лаек. Бу билгене куллану өчен сертификатлар бары тик югары сыйфатлы продукция җитештерүчеләргә генә тапшырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International