Мәҗбүри ял көннәрендә балалар бакчаларында абонент түләуләр булмаячак

2020 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Президенты мәҗбүри ял көннәрендә балалар бакчаларында абонент түләвен кире какты. Бу хакта республика башлыгы Instagram үзенең рәсми аккаунтында хәбәр итте.

"Миңа әти-әниләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә. Хөкүмәткә эшләми торган көннәр вакытында балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга кушты. Бу чорда түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп-хисап ясалачак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!» ,- дип язды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International