Ике максат буенча цифрлы үткәргечләрнең гамәлдә булу вакыты арттырылды:

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы кайбер максатлар буенча цифрлы пропусклар алу тәртибенә үзгәрешләр кертү турында Карар кабул итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

 

Аерым алганда, үзгәрешләр тугыз максатның икесенә кагылды: 
1. Дачага /шәһәр читендәге йортка/ бару һәм дачадан /шәһәр читендәге йорттан/ кайту. 
2. Яшәү урынын үзгәртү. 
Әйтик, беренче очракта, дачага барып кайту өчен цифрлы үткәргечнең гамәлдә булу вакыты бер сәгатьтән ике сәгатькә кадәр арткан. SMS-пропусктан тәүлегенә ике тапкыр файдаланырга була. 
Цифрлы үткәрү вакыты икенче очракта – яшәү урынын үзгәртү өчен бер сәгатьтән алты сәгатькә кадәр арттырылган. Әмма шул ук вакытта аннан файдалану ешлыгы кимегән: татарстанлылар бу максат буенча өч көнгә бер тапкыр гына SMS-пропуск ала алачак. 
Калган максатлар буенча цифрлы пропуск 60 минут дәвамында гамәлдә. Шул ук вакытта республикада яшәүче бер кеше пропускны тәүлегенә   ике тапкыр гына алырга мөмкин. 
Исегезгә төшерәбез, цифрлы пропусклар системасы Татарстанда бу атнада эшли башлады. Ул Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге һәм Ак Барс Банк белән берлектә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International